Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бик тәмле алма бәлеше рецепты

Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиевадан алма бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен 170 грамм атланмай, 1 стакан җылы сөт, 2 йомырка, 1,5 аш кашыгы майонез, 1 аш кашыгы каймак, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 11 грамм коры чүпрә кирәк була.

0,5 стакан җылы суга чүпрә, шикәр комы салып кабартып алырга. Әзер булгач, сөт белән йомырка, он кушарга, куергач атланмай салып болгатырга, он өстәп йомшак итеп камыр басарга, соңыннан 1 аш кашыгы сыек исле май салып басарга. Камырны әйбәтләп 5 минут басарга, аннары суыткычка куярга.

Эчлек өчен алманы юып, кабыгын чистартырга, юка телемләп турарга. Табаны майлап камырны юка итеп җәяргә. Туралган алманы тигез итеп җәяргә, шикәр комы, эретелгән сыер мае салырга һәм өстен юка камыр белән капларга, 5 минут ял иттерергә. Аннары бизәкләп бөгәргә, майларга. Соңыннан он, май һәм шикәр комы катнашмасын сибәргә.

180 градуска кадәр кызган мичтә 40 минут пешерергә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алма бәлеш