Бик тәмле валчыклы алма бәлеше
Аш-су бүлмәсе

Бик тәмле валчыклы алма бәлеше

Тәмле булсын!

Камыр өчен: 250 г он, 100 г атланмай, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч, 2 аш кашыгы салкын су.

Эчлек өчен: 4-5 сусыл алма, 2-3 аш кашыгы джем яки повидло.

Атланмайны он белән уарга. Шикәр комы, камыр көпшәкләгеч кушарга. Салкын су өстәп, валчыкларны шар рәвешенә китерергә һәм икегә бүләргә. Камырның зуррак кисәген пергамент кәгазь җәелгән табага угычтан уарга, тигезләп салырга. Өстенә угыч аша чыгарылган алманы повидло белән болгатып салырга. Эчлек таба кырына 1-2 см килеп җитмәскә тиеш. Өстенә калган камырны уып, 40 минут чамасы пешерергә.

Гөлчәчәк ФӘТХУЛОВА

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев