Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Бик тәмле итеп каз каклау ЫСУЛЫ

Көннәр әле җылы торуга карамастан, авылларда инде каз өмәләре үткәрелә. Балык Бистәсе районыннан Лариса һәм Николай Кузьминнар гаиләсендә дә гөрләп узган ул. Лариса ханым, казларын йолкып бетергәч, газ мичендә бөтен хасиятен туры китереп, каз каклау рецептларын безгә язып җибәрергә вакыт тапты.

Казны юып, бераз корытабыз. Тышын һәм эчен бик әйбәтләп тоз белән ышкыйбыз. Күгәрмәсен өчен эченә тагын берәр уч тоз салып калдырабыз. Кәгазь капчыкка яки пергамент кәгазенә салып төрәбез дә чормага элеп куябыз. Май ахырларында эченнән тозын алып, юабыз һәм өстенә кайнар су сибәбез. Кояш төшә торган урынга элеп куябыз. Кояш әйбәт үк кыздырганда, 2–3 көннән (казның мае үтә күренмәле була башлый) каклаган каз әзер дигән сүз.

Әзер казны балта белән урталай ярырга, аннары тагын шул өлешләрне урталай чабып, шакмаклап турарга мөмкин. Бөтен килеш түш итен матурлап кисеп, кунак өстәлен бизәргә дә була.

Игътибар! Каклаган казны суыткычта сакламау хәерле, юкса, тәме югала. Шулай ук кояшлы урында тотарга да ярамый: кибеп китәчәк.  Аны кояш төшми торган салкынчарак урынга куярга кирәк. Казны соңрак, мәсәлән, август ахыры – сентябрь башларында бәрәңге алганда ашарга уйласагыз, түшкә эченнән тозны бушатыгыз һәм юмыйча гына тукымага яки 4-5 тапкыр марляга төреп, элеп куегыз.

Чыганак: Ватаным Татарстан ; фото: dhoz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев