Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Гөбәдия рецепты

Рецепт бер таба гөбәдия өчен.

Кирәк була: 80 гр ак йомшартылган ак май
Ярты стакан җылы сөт
1 чәй калагы чүпрә
1 йомырка
Ярты чәй калагы тоз
2 аш калагы шикәр комы
Онны камырга күпме керүгә карап.

Җылымса сөткә чүпрәне салып тотабыз бераз.Майны, йомырканы, тоз, шикәр комы, күпергән чүперәле сөтне болгатабыз да он салып камыр ясыйбыз. Камырны кабартып тормыйбыз.

  • Эчлек өчен тозлы кайнаган, бер аш кашыгы көнбагыш мае салынган суда дөгене бүрттереп алабыз.
  • Йөземнәрне юып, җылымса суда тотабыз.
  • 5 йомырка пешерәбез.

Камырны майлы табага җәеп куябыз да корт(кызыл эремчек) салабыз,(минеке баллы иде, шикәр комы сипмәдем)
Бүрткән дөгегә йомшартылган йөземнәрне, песок салып болгатабыз да корт өстенә җәябез.
Пешкән йомыркаларны угычтан уабыз.
Эретелгән ак майны өстенә сибәбез. (минеке 100 гр чамасы булды)

Гөбәдиябезне капкачлап өстенә умач уабыз. Умач өчен бер аш кашыгы шикәр комы, 2 аш калагы он, әз генә май белән.

Гөбәдияне табада гына кабартып алабыз да газ миченә пешәргә озатабыз.

Тәмле булсын!

 

Марьям Миннегулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә