Гөлзидә Газизуллинадан аджика рецепты
Аш-су бүлмәсе

Гөлзидә Газизуллинадан аджика рецепты

Аджика бик тәмле, ясарга да ансат

Эш барышы: 3 кг помидор һәм 1 кг болгар борычын иттарткыч аша чыгарасы, шуңа 0,5 томат пастасы кушасы, 1,5 стакан шикәр комы, 1 стакан сыекмай, 2 аш кашыгы тоз салып 25 минут пешерәсе. 

Аннан соң 200 грамм сарымсак, 200 грамм петрушка, 1 чили борычны (салмасагыз да була) иттарткыч аша чыгарып массага өстибез дә яңадан 20 минут пешерәсе.

Уксус саласы түгел. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән ябып куярга.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев