Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Ифтарга лагман пешерәбез!

Ифтарга кемнәр нәрсә пешерде?

Рецепты гади. Кирәк була: 500 гр ит, 1 зур суган, 2 кишер, 1 болгар борычы (мин суыткычта катырылганны салдым); шуларны вак итеп турыйбыз.

Мин лагманны казанда пешердем, казанга салабыз үсемлек мае, яхшылап кыздырабыз, итне салып кыздырабыз, болгатып торып, шуңа әзер туралган яшелчәләрне салабыз, өстенә тоз, борыч сибәбез, 3 аш кашыгы томат пастасы салып болгатабыз да, каплап тушить итәбез 20 минутлап.

Өстенә кайнаган су салабыз, суны әз салмагыз, бәрәңге салгач, куе булмасын, шулпасы җитәрлек булсын. Әкрен утта 1,5 сәгать пешердем, 3 бәрәңге шакмаклап турап салдым, итегезне кабып карагыз, авызда эреп торырга тиеш. Соңыннан лавр яфрагы, тәмләткечләрегезне салып сүндереп, бер 5 минут ял иттерегез.

Икенче кәстрүлдә токмач пешереп алабыз. Суга тоз, 2 аш кашыгы үсемлек мае һәм токмачларны пешереп аерым савытка алабыз. Лагман өчен мин әзер токмач алдым, (Ролтонның лапша яичная диган токмачын), өйдә үзегез токмач ясасагыз тагын да әйбәтрәк була.

Тәлинкә төбенә иң элек токмач салабыз, аннары пешкән тәмле итле соусны, өстенә сибәбез.

Тәмле булсын!

Лариса Шәвәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә