Кабыргадан тәмле кабымлык
Аш-су бүлмәсе

Кабыргадан тәмле кабымлык

Тәмле булсын!

Терлекнең кабыргасыннан шулпа бик тәмле булганын барыбыз да белә инде. Ә бүген шул кабыргалардан тәмле кабымлык әзерлибез. Бик тәмле килеп чыга.

Кастрюль төбенә суган кабыгын юып салабыз. Шуның өстенә кабыргалы итне тезәбез. Ит күмелгәнче су, 5 аш кашыгы өеп тоз салабыз. Кайнап чыккач, 40 минут пешә. Аннан соң ит шул шулпада салкынча урында 2 тәүлек тора.

Итне саркытып, сарымсак + аджика белән ышкыйбыз. 1 тәүлектән ит әзер була. Итнең кирәклесен генә суыткычка, ә калганын пакетларга салып туңдыргычка куясы.

Ашыгыч вакытыгызда — сезгә әзер кабымлык. Тәмле булсын!!

чыганак


Нет комментариев