Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Мармелад пирогы

Тәмле булсын!

Әтнә районы Бәрәзә авылында безнең гаилә дуслары Ләйсәния беләнРамил Хәйруллиннар яши. Мармелад пирогы аларның кулинар китабыннан алынды. Бу рецептка хөйран күп еллар инде. Бигрәк тә балалар ярата аны.

Камыр өчен: 1 пачка маргарин, 2 аш калагы песок, 0.5 стакан җылы сөт, 1 аш калагы чүпрә, 2 йомырка, он кушып йомшак кына камыр басасы.

Табага җәеп, төрле төстәге мармелад җәясе, бераз мармелад өстенә он сибеп аласы, аннары тагын камыр каплап, пирог ясап, һава өчен тишек калдырасы. 30-40 минут әзер пирогны табада кабартып, духовкага 180 градуска куеп пешерәсе.

Суынгач кына кисәсе бу пирогны. Пешереп карагыз әле, һичшиксез ошаячак.

Лилия Әскарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә