Кунаклар килеп кергәндә менә дигән кабымлык.
Тарталетка ясар өчен кирәк булачак: 500 грамм тавык түше, 3 йомырка, 300 грамм шампиньон, 1 суган, 2 аш калагы үсемлек мае, тәменчә тоз, 3 аш калагы майонез, 15-20 уртача тарталетка.
Шампиньон белән суганны кыздырабыз. Тоз, борыч сибәбез. Пешкән тавык ите белән йомырканы шакмаклап турыйбыз. Гөмбә белән суганны кушып, майонез салып болгатабыз да тарталеткаларга тутырабыз.
Петрушка, консервланган ананас белән бизәргә дә була.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев