Ташкабактан уылдык рецепты
Аш-су бүлмәсе

Ташкабактан уылдык рецепты

Тәмле булсын!

Кирәк була:

2 кг ташкабак,
600 г суган, 
600 г кишер, 
150 мл үсемлек мае, 
2 аш кашыгы шикәр комы, 
3 чәй кашыгы тоз, 
100 г томат пастасы,
2 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе.

Ташкабакны әрчеп, шакмаклап турарга. Вак итеп туралган суганны үсемлек маенда кыздырырга, аннан эре угычтан уылган кишерне салып, бергә кыздырырга. Кишер, суган пешкәч, туралган ташкабакны өстәргә. Ваграк турасагыз, тизрәк пешәчәк. Согы бүленеп чыксын өчен, шикәр комы һәм тоз өстәгез. Томат пастасы кушарга һәм төбенә утырмасын өчен, болгаткалап торырга кирәк. Пешкән массаны блендер белән издерергә һәм аш серкәсе өстәп, стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән ябарга.

Автор: Гөлнара Фәрхетдинова, Башкортстан, Тәтешле районы Кашкак авылы.

Чыганак: Ирек Мәйданы

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев