Яшелчәләр белән скумбрия балыгы!
Безгә кирәк була: скумбрия балыгы, помидор, бәрәңге, каймак,тоз, бороч, балык приправасы.
Безгә кирәк була:
2 шт скумбрия балыгы,
2 шт помидор,
0,5 кг бәрәңге,
3 аш кашыгы каймак,тоз, бороч,балык приправасы.
Балыкны чистартып,юып,телемнәргә кисәбез.
Помидор белән бәрәңгене тугәрәкләп кисәбез.
Пешерә торган савытны майлап,чиратлаштырып:- помидор,балык ,бәрәңгене тезәбез.Тоз сибәбез,бороч,тәмләткечләр,каймак салып чыгабыз.Һәм өстен фольга белән каплап,40 минутлап пешерәбез,ә 10 минутын фольгасын алып кызартып алабыз.
Автор Лариса Шавалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев