«ЗЕБРА» торты
Бик тәмле! Бик җиңел!
Рецепт:
4 йомырка,
1 стакан шикәр комы (250 мл),
100 гр ак май,
1 пачка разрыхлитель,
2 аш кашыгы майонез,
1 чеметем тоз,
1,5 стакан он.
Какао порошогы - несквик. Йомырканы агарганчы шикәр белән күперткәч, какаодан башка кушылмаларны кушып камыр ясыйбыз. Икегә булеп, 1 өлешенә 2-3 аш кашыгы какао порошогы кушабыз.
Аннары табага кашык белән чиратлаштырып камыр салабыз. Фотодан аңлашылыр дип уйлыйм!
Чәйләрегез тәмле булсын!
Автор: Гөлүсә Рәхмәтуллина
Фото авторы: Гөлүсә Рәхмәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев