«Активист»тан Виктор Федоров - урып-җыю кампаниясенең өченче атнасы җиңүчесе (фото)
Авыл хуҗалыгы

«Активист»тан Виктор Федоров - урып-җыю кампаниясенең өченче атнасы җиңүчесе (фото)

Бүген урып-җыю кампаниясенең өченче атнасының җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Урып-җыю эшләрендә җитештерүчәнлекне арттыру, тиз һәм сыйфатлы эшләүне тәэмин итү, өстәмә матди стимул булдыру максатыннан, район башлыгы призына быел да махсус ярыш оештырылды.

Ярыш шартларында күрсәтелгәнчә, һәр атнада иң күп ашлык суктырып алган комбайнчыга премия һәм «2024 елның иң яхшы комбайнчысы» дигән вымпел тапшырыла.

Бүген урып-җыю кампаниясенең өченче атнасының җиңүчеләрен бүләкләделәр.

«Активист»тан Виктор Федоров та урып-җыю кампаниясенең өченче атнасы җиңүчесе булды. Аңа район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин вымпел һәм акчалата бүләк тапшырылды. Комбайнчы ярдәмчеләренә исә «Тимер» компаниясеннән махсус бүләкләр бирелде.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев