Олысы-кечесе көтеп ала торган ярыш - ул да булса ат чабышы
Билгеләнгән вакытны гына көтеп торгандай, сәгать бер тулганчы халык ат чабышы уза торган мәйданга агылды. Һава торышының салкынча булуы да киртә булмады, һәркем шушы кызыклы мизгелләрне күзәтергә теләде. Атлар үзләрен төрлечә тотты, кайсыдыр киреләнеп алды, кайсыдыр старт сызыгыннан җиңүче булуын күрсәтте. Ул арада тамаша кылучылар үзара кайсы җиңәр икән дип фаразларын җиткерделәр. Ат чабышының күрке булып, анда гүзәл зат катнашуы, берничә чабышта җиңүе дә торды. Иң мөһиме ат чабышы тыныч үтте. "Менә хәзер кайтсаң да була инде. Шәп чаптылар", дип хисләре белән бүлеште бер абзый. Чынлап та бик матур булды быелгы ярышлар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев