Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Авыл киләчәге – тырышлар кулында

1 апрель көнне транспорт чараларына техник күзәтү үткәрү «Татарстан» җәмгыятендә булып узды

Әлеге хуҗалык елның-елында машина-трактор паркын заманча, зур егәрле техникалар белән тулыландырып, яңартып тора. Бу инде замана белән бергә атлау өчен дә эшләнә, шул ук вакытта киләчәктә кадрлар белән кытлык килеп чыкмас дигән гарантия дә юк.

Дөрес, бүгенге көндә әлеге хуҗалыкта яшьләр байтак. Димәк, туган җирендә төпләнеп калып, авылның киләчәген кайгыртучылар арабызда бар әле.

Хуҗалыкның баш инженеры Рөстәм Зарипов белән машина-трактор паркы эшчәнлеге, бүгенге көндә булган техникалары турында сөйләшеп алдык.

— Рөстәм, бүгенге көндә барлыгы күпме транспорт чарагыз бар һәм техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге ничек? 


— 2025 елга 43 трактор, 28 арба, 5 ашлык сугу комбайны, 2 «MacDon» ургычы, 4 азык комбайны, 12 йөк машинасы һәм 5 йөк машинасы прицепы белән аяк бастык.

Язгы кыр эшләренә декабрь аенда ук тырмалар ремонтлау белән әзерләнә башладык. Аннан соң катоклар, культиваторлар, чәчкечләр ремонтланды. Хәзерге вакытта 3 чәчү комплексыбыз — «Джон Дир», «Horsch» һәм «Horsch» кукуруз чәчкече дә ремонтланган, язгы кыр эшләренә старт бирелүне генә көтәләр. Чәчү белән генә эш тәмамланмый, аның артыннан үләннәрне саклау процессына да техникаларыбыз тулаем әзер («Туман-3» һәм тагылмалы опрыскиватель). Хәзерге вакытта азык техникаларын ремонтлауга керештек. 

— Сезнең хуҗалык техникаларны яңарту өстендә зур эш алып бара. Елның-елында төрледән-төрле техникалар алып, машина-трактор паркын баетып торасыз. Паркның үзендә дә ниндидер ремонт эшләре башкарылмадымы?

— Соңгы елларда машина-трактор паркын яңартуга бик күп көч куйдык. «Horsch» чәчү комплексы, «Horsch» кукуруз чәчкече, «Kuhn» рулон пресс подборщиклар, «Kuhn» валкообразователь, «Sany» телескопик погрузчик, фронталь погрузчик, «ПСТ-10» арбасы һәм башкалар алынды. 2025 елга аяк баскач та читтән акча алмыйча, үз көчебез белән «Krone» сыткычлы печән чапкыч, «К-746М» тракторы һәм «МТЗ-82» тракторы алдык.

2025 елда машина-трактор паркының ишегалдына юл плитәләрен җәюне планлаштырабыз һәм дә инде ремонтлау базасын төзекләндерү дә киләчәк эшләребез булып тора.

— Рөстәм, техника никадәр генә заманча булса да, һәрбер транспорт чарасында эшләүчесе дә, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлап, рәтләп, эшкә яраклы итеп тотучылары да кирәк бит. Соңгыларының эше гел күләгәдә калып килә кебек. Алар белән таныштырып үтегезче? Шул ук вакытта сезнең хуҗалыкта кадрлар белән вәзгыять ничегрәк? Бер механизатор бер техника иярлиме, әллә инде берничәнеме?

— Әйе, дөрес әйтәсез, техника үзе генә йөри алмый, аларга вакытында техник хезмәт күрсәтү, төзеклектә тоту, идарә итү өчен механизаторлар, шоферлар һәм дә инде гараж эшчеләре, әйтик, слесарьлар, мастер-наладчик, автоэлектрик, эретеп ябыштыручылар һәм тимерче кирәк. Алар белән дә танышып узыйк. Хәзерге вакытта ремонтлау мастерскоенда 4 слесаребез — Салават Саттаров, Радим Иванов, Әнәс Гыйниятуллин, Рәмис Саттаров, ике эретеп ябыштыручыбыз Ришат Әшрәфҗанов белән Фидаил Гарипов, мастер-наладчик, токарь, автоэлектрик — Фәргать Шәмсетдинов һәм тимерче — Ринат Хөснетдинов хезмәт куялар.

Кадрлар кытлыгына килгәндә, ул бар, дөрестән дә бер механизаторга берничә техникада эшләргә туры килә. Ләкин шулай булса да, егетләребез бик тырыш, эшләрне вакытында башлап, вакытында тәмамлый алабыз.

Техник күзәтүгә һәрбер хуҗалык тырышып әзерләнергә тиеш. Чөнки техника төзеклеге иң беренче чиратта механизаторларның үзләре өчен мөһим. Техник күзәтү вакытында транспорт чарасының утлары, сигналы, тормозына юктан гына мөһим караш ташланмый. Көннең якты вакытында техникалар болай да күренеп торса, инде караңгы вакытта аларның утлары әллә кайдан күренеп тору бик мөһим. Бу таләпләрне «Татарстан» җәмгыяте механизаторлары да яхшы аңлый, шуңа да һәркайсы да язгы кыр эшләренә кадәр техникаларын әзерләп бетерүне төп бурычлары итеп алганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү татарстан хуҗалыгы