Уракны алар уртача 33 центнер уңыш белән тәмамлыйлар
«Борнак» җәмгыяте бүген урып-җыюга нокта куйды. Мин басуга килгәндә комбайнчылар 48 гектарлы «Ульяновский 105» сортлы бодайның соңгы мәйданнарын сугып йөриләр иде. Шулай ук бүгенге көндә бу хуҗалыкта көзге чәчү эшләре дә тәмамланган инде. Хуҗалык рәисе Рәфкать Нәҗипов: «Мин белгечләрнең дә, хуҗалыкта эшләүчеләрнең дә эшеннән бик канәгатьмен. Бердәмлек белән эшләп кенә уңышлы нәтиҗәгә ирешеп була», диде. Бу хуҗалык турында тулырак газетаның алдагы саныннан укып белә алачаксыз.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев