Урып-җыю кампаниясенең өченче атна җиңүчеләре арасында «Яңа тормыш»тан Марат Нигъмәтуллин да бар.
«Яңа тормыш» хуҗалыгында урып-җыюда бердәм булып эшлиләр.
Хәзерге вакытта арыш белән арпа кушып чәчелгән басуда эшлиләр. Күрсәткечләре әйбәт. Басулардан чыга торган уңыш та районның уртача уңышыннан югарырак.
Урып-җыю кампаниясенең өченче атна җиңүчеләре арасында «Яңа тормыш»тан Марат Нигъмәтуллин да бар. Аңа район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин вымпел һәм акчалата бүләк тапшырылды. Комбайнчы ярдәмчеләренә исә «Тимер» компаниясеннән махсус бүләкләр бирелде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев