Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Югары Кенәдә фермаларга реконструкция ясалды

Бүген без сезне «Игенче» хуҗалыгының терлекчелек тармагы белән таныштыруыбызны дәвам итеп, Югары Кенә, Таузар һәм Арбаш авылларында урнашкан фермаларның эшчәнлегенә тукталып үтәрбез.

— Югары Кенә фермасында биш кеше хезмәт куялар. 2 айдан 6 айга кадәрге, 6 айдан 12 айга кадәрге һәм 12 айдан 18 айга кадәрге таналар тораклары урнашкан биредә. 18 айлык таналарны каплатып, буазлыкларын тикшертеп, аннан Кенәбаш фермасына менгерәбез. Тана бозауларны тәрбияләүдә Мөкәррәмә Солтанова, Ленара Мөхәммәтшина, Зөлфия Әхмадуллина һәм Наил Камалиев хезмәт куялар. Ферма мөдире — Фәрит Хәйртдинов. Терлекләрнең сәламәтлеген кайгыртып эшләүче мал табибы — Ләйсән Фәйзрахманова. 

Биредә элек дуңгыз абзарлары иде, хәзер шуларга реконструкцияләр ясалып, тана бозаулар торагы итеп үзгәртәбез. Әле узган ел гына берсендә реконструкция ясалып, ул абзар 2-6 айлык бозаулар өчен дип үзгәртеп эшләнде. Монда инде күп әйбер заманча. Бер бүлемтектә җиде бозау торачак, аларның һәркайсының йоклый торган урыны аерым булачак, алларына ашау да кушылып түгел, ә һәрбер бөртекле, комбикорма һәм башка кушылмалар аерым-аерым салыначак. Су эчә торган улаклары да суны җылытып бирә торган итеп эшләнде. Ә инде йоклый торган урыннарына йомшак һәм җылыны саклый торган махсус өслек түшәлде, шуңа да анда опилка кулланылмаячак. Абзарларны болай итеп үзгәртеп корулар күбрәк таналар әзерләү өчен эшләнә. Кенәбашның роботлы фермасына без читтән терлекләр алсак та, үзебездәге сыерларның да сөт бирү мөмкинчелекләре чит илдән алган таналарныкыннан калышмый, — дип аңлатып үтте баш зоо-техник Айрат Миңнебаев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев