Комбайннар парады алдыннан авыл хуҗалыгы белгечләре районга чакырылды
Авыл хуҗалыгы

Комбайннар парады алдыннан авыл хуҗалыгы белгечләре районга чакырылды

10нчы июль көнне район хуҗалыклары баш агрономнары, икътисадчылары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә чакырылды.

Алда торган быелгы уракның үзенчәлекләре, кырда эшләячәк механизаторларга тиешле эш шартлары тудыру, алдагы атнада башланачак комбайннар парадына әзерлек, кырда, ындырда, терлек азыклары хәзерләүдә эшләүчеләргә кызыксындыру чаралары турында сөйләшенде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин белгечләр белән аерым-аерым да аралашты, аларны тыңлап, конкрет тәкъдимнәр кертте.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев