Быел районда шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт узган елдагыдан күбрәк.
Урыннарда эшне сыйфатлы итеп оештыруда җирлек җитәкчеләренең дә роле зур. Кайсы сөт җыючы җитәкчелек белән үзара аңлашып эшли, биредә сөткә түләү бәясе дә күпкә югары.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин җирлек җитәкчеләренә: "Шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөт сезнең контрольдә булырга тиеш: сөт кая тапшырыла, сыйфатлымы, түләү хаклары түбән түгелме һәм ул халыкка вакытында барып җитәме - болар өчен сез сөт җыючы белән тигез дәрәҗәдә җаваплы", диде чираттагы утырыш вакытында.
Фото: http://gov.cap.ru/home/456/foto/2010/07/06.07.2010/index.htm
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев