«Труд» басу-кырларында язгы эшләр гөрли (+ фото)
Авыл хуҗалыгы

«Труд» басу-кырларында язгы эшләр гөрли (+ фото)

Әлеге хуҗалыкның язгы кыр эшләре торышы белән җәмгыятьнең баш агрономы Илдар Гыйләҗев таныштырды.

- Бүгенге көндә 4 трактор культивация эшлшрен башкара - "МТЗ-1221" тракторында Зөфәр Леонтьев, "К-742" тракторында Леонид Фёдоров, "Т-150" тракторларында аммиак суы кертеп культивация ясаучылар - Игорь Кумаев белән Валерий Степанов. 
"СЗП-3,6" чәчкечләре белән "МТЗ-1221" тракторын иярләүче Петр Пчельников һәм Владимир Кузнецов, "ДТ-75"е белән Пётр Раимов арпа, солы бодай чәчәләр. "МТЗ-82" тракторларында эшләүче Алмаз Фазуллин белән Дмитрий Константинов катоклауда хезмәт куялар.
"Труд" җәмгыятендә тәҗрибәле механизаторлар хезмәт куя, алар эш рәтен дә яхшы беләләр. Язын тырышып куйган хезмәтләренең уңышын көзен мул итеп җыеп алу насыйп булсын.

 


басу кыр

Нет комментариев