Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!
Районыбыз хуҗалыкларында кукурузны бөртеккә алу эшләре башкарыла. Алдынгы комбайнчыларның терлек азыгы хәзерләгән чорда да, урып-җыю вакытында да вымпел һәм акчалата бүләкләр белән эшләре югары бәяләнгән иде, чират кукурузны бөртеккә сугуда эшләүче комбайнчыларга да җитте.
Узган атнада район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан ике атна нәтиҗәләре буенча беренче вымпеллар тапшырылды.
Бу юлы мактаулылар рәтендә — «Сосна» җәмгыятеннән Расил Зыятдинов, «Маяк» җәмгыятеннән Сергей Гаврилов һәм «Кызыл юл» хуҗалыгыннан Рәфыйк Галеев.
Шуны да ассызыклап узасы килә, күпьеллык стажы булган Рәфыйк Галеев ике атна нәтиҗәләре буенча да алдынгы булып танылды. Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев