Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бакча үсемлекләрен кышка ничек әзерләргә?

Ашламаны сентябрь ахырына кадәр кертергә мөмкин.

Дачада һәм йорт яны бакчасында киләчәк уңышны кайгырту көздән башлана. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина җиләк-җимеш культураларын көзге тукландыруны агачлар һәм куаклар уңышын җыеп алганнан соң башкарырга тәкъдим итә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Ашламаны сентябрь ахырына кадәр кертергә мөмкин.

Туфракка кертелгән минераль һәм органик ашламалар аның структурасын яхшырта, файдалы микроорганизмнар белән баета, үсемлекләрнең тамыр системасын нормаль үстерү өчен уңай режим тудыра.

Фосфорлы ашламалар агач-куакның тамыр системасын үстерү һәм ныгыту өчен «җавап бирә». Ешрак суперфосфат кулланалар.

Калийлы ашламалар агачның тышкы тискәре факторларга каршы торучынлыгын арттыра һәм җиләк-җимешләрнең нормаль өлгерүе һәм аларда шикәр туплану өчен җавап бирә. Белгечләр, иң яхшы калийлы ашлама дип, күкертле калийны саный, чөнки анда үсемлекләр өчен зарарлы хлор юк.

Комплекслы химик ашламалар. Мондый ашламалар һәр үсемлек өчен  аерым эшләнә. Аларда минераль состав оптималь балансланган һәм үсемлекләр алардан яхшы үсү өчен кирәкле барлык матдәләрне алалар.

Агач көле. Менә дигән натураль ашлама. Аңарда калий, фосфор һәм үсемлекләргә кирәкле тагын 34 микроэлемент бар, шул исәптән тимер, бакыр, магний, кальций, фтор, бор, йод, хром һ.б.

Органик ашламалар. Аларга компост, перегной, тирес (ул бары тик «янган» рәвештә генә кертелә), биогумус керә. Алар туфракны барлык кирәкле туклыклы матдәләр белән баеталар, аның структурасын яхшырталар.

Сидератлар. Аларны җәй ахырында чәчәләр, көз көне, яшел массаны туфракка кертеп, җиңелчә казыйлар. Иң яхшы сидератлар булып кузаклылар санала: люпин, вика, люцерна, клевер. Бөртеклеләрдән арыш, солы да популяр. Аларны яшелчә культуралары түтәлләренә генә түгел, ә җиләк-җимеш агачлары кәүсәләре тирәсенә дә чәчәргә мөмкин.

Чыганак: Интертат ; фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кышка әзерлек бакча көзге эшләр бакча эшләре бакча үсемлекләре