Хезмәт

Балтач районы

16+
Бакчачыга

Бүген иң уңышлы көн булачак!

Иртә утыртсаң, уңышны да иртә алырсың.

Тәҗрибәле бакчачылар орлыклар утыртканда яшелчәләрнең үсешенә Айның тәэсире булуын элек-электән белгән. Яңа гына бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучыларга да моны исәпкә алырга кирәктер.
 

Теплицада үстерү өчен помидор, татлы борыч, баклажан кебек яшелчәләрнең бер өлешен февральдә үк утыртырга мөмкин. Бүген утырту эшләре өчен иң уңышлы көн булачак. 1 февральдә үсеп килүче Ай Балык йолдызлыгында булачак, димәк, җиң сызганып эш башлый аласыз. Шулай ук, 4-5, 9-10 февраль чәчү эшләре өчен иң уңышлысы санала. Бу көннәрдә помидор, татлы борыч, баклажан кебек яшелчә орлыкларын утыртучыларның мул уңыш алачагына шик юк.



Иртә уңыш алу өчен помидорның “Сибирская скороспелая”, “Андромеда”, “Малиновый сюрприз”, “Перун”,
“Розовое чудо”, “Грифон F1”, “Пышка” кебек иртә өлгерә торган сортларын сайларга була.

Яңа гына бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучылар теплицада “Розовая мечта”, “Орлиное сердце”, “Батяня”, “Тяжеловес Сибири”, “Краса Сибири”, “Пузата”, “Третьяковский”, “Розовый гигант”, “Розовый бык”, “Розовый инжир”, “Сахарный гигант”, “Гигант лимонный”, “Желтый гигант”, “Уральский гигант” кебек сортларны үстерә ала. Аларның помидорлары эре, итләч, бик тәмле дә була һәм уңышны да күп бирә.

Вак помидор яратучыларга “Клубничка”, “Клубничка желтая”, “Финик сибирский”, “Щербет”, “Синяя гроздь”, “Черная гроздь”, “Детская радость” сортларын утыртырга мөмкин. Алар ашарга да тәмле, табындагы ризыкларны бизәү өчен дә бик матур.
 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр