Лилияне кайчан күчерергә?
Лилияне чәчәк атып бетергәч, августта күчерәләр. Иң элек сабакларын җирдән 3-5 см калдырып кисәләр һәм сәнәк белән казыйлар. Зур суганчалар тирәсендә ваклары күп була, аларны бүлгәләргә кирәк.
Суганчаларны марганцовканың алсу эремәсендә яки махсус препаратта (“Максим”, “Витарос”) 20-30 минут тотарга һәм, кипкәнен көтмичә, шундук утыртырга кирәк.
Лилия суганчасын диаметрына караганда өч тапкыр тирәнрәк итеп утырталар. Биек сабаклы чәчәк суганчаларын — 20-25, тәбәнәкләрен 10-15 см аралык белән утыртыгыз.
Лилия суганчасын кимерүчеләр ярата. Кышын тычканнар зарарламасын өчен, суганчаларга “Вишневский” мазе сөртергә була. Көзен тирәсенә дегетле су сибә аласыз. 10 л суга 1 чәй кашыгы каен дегете җитә.
Роза НУРГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев