Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Теплицаны җилләтеп торыгыз!

Аз гына карамый торсаң, үсентеләрне зарарлы гөмбәчекләр баса башлый.

Теплицадагы микроклиматны тикшереп торырга кирәклеген тәҗрибәле бакчачылар яхшы белә. Аз гына карамый торсаң, помидор, кыярларны зарарлы гөмбәчекләр баса башлый.

Әгәр теплица эчендә дымлылык 75 проценттан артып китсә һәм температура 14-23 тирәсе торса, яшелчәләрдә фитофтороз, аскохитоз авырулары барлыкка килә, көрән таплар баса, тамыры чери.

Дымлылык — 90 проценттан, ә температура 23 градустан артса, үсемлекләрне антракноз һәм коры тимгелләр баса. Эсселек 34 градустан артып китсә, аның эчендәге яшелчәләр “пешә”. Дымлылык 95 проценттан артса, ә һава температурасы 16 градус торса, ул вакытта теплица эчендә микроспориоз һәм ак черек авыруы килеп чыга.

Төрле авыруларга каршы көрәшү чарасы: теплицаның форточкаларын, ишекләрен ачып җилләтеп торырга, ел саен туфракны алыштырырга, азотка бай ашламаны — азрак, калийны күбрәк кертергә. Яшелчәләргә кояшта җылынган су сибәргә кирәк.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: теплица