Егетләр 14 октябрьдән 27 ноябрьгә кадәр, ягъни 45 көн хәрби күнекмәләрен ныгыттылар.
Районыбызның курку белмәс батыр егетләре Ульяновск өлкәсендә хәрби өйрәнүләр җыенында булып кайттылар.
Көек авылында туып-үскән рядовой Ринат Корбангалиев, Балтачтан рядовой Рүзәл Дәүләтшин, Карадуганнан ефрейтор Фәнзил Гарифуллин 14 октябрьдән 27 ноябрьгә кадәр, ягъни 45 көн хәрби күнекмәләрен ныгыттылар.
Зачетларын уңышлы тапшырып, Мактау таныклыгына ия булдылар. Шулай ук аларга район хәрби комиссары исеменнән Рәхмәт хаты да тапшырылды. Рәхмәт әти-әниләренә, чын егетләр үстергәннәре өчен!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев