Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга кагылышлы яңа закон

Мобилизация, хәрби хәл чорында яки сугыш вакытында Россия Кораллы көчләре белән контракт төзегән яки хәрби хезмәткә чакырылган кешеләргә карата хөкем ителүне каплау мөмкинлеге билгеләнә.

Федерация Советы Кораллы Көчләр белән контракт төзегән кайбер җинаятьчеләргә бирелгән җәзаны гамәлдән чыгару турында канунны хуплады.

Мобилизация, хәрби хәл яки сугыш вакытында Россия Кораллы көчләре белән контракт төзегән хөкем ителгәннәр җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Федерация Советы бертавыштан шундый төр механизмны булдыручы кануннар пакетын хуплады.

Россия Җинаятьләр кодексы һәм Россия җинаять процессуаль кодекска үзгәрешләр кертелә. Шул рәвешле, мобилизация, хәрби хәл чорында яки сугыш вакытында Россия Кораллы көчләре белән контракт төзегән яки хәрби хезмәткә чакырылган кешеләргә карата хөкем ителүне каплау мөмкинлеге билгеләнә.

Әмма балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгына каршы берничә җинаять кылган өчен хөкем ителгән затларга, шулай ук җәмәгать иминлегенә һәм җәмәгать әхлагына куркыныч тудырган җинаятьләргә, дәүләтнең конституцион төзелеше һәм иминлеге нигезләренә һәм террорчылык, экстремистик яки диверсия юнәлешендәге җинаятьләргә карата әлеге канун гамәлдә булмаячак.

Закон нигезендә, җаваплылыктан яки җәзадан азат итү, шулай ук хөкем ителүне каплау өчен нигез булып кешене хәрби хезмәт вакытында алынган дәүләт бүләге белән бүләкләү, яисә аны сәламәтлеге буенча хәрби хезмәттән азат итү, мобилизация чоры тәмамлану, хәрби хәлнең гамәлдә булу вакыты бетү яисә сугыш чоры тәмамлану белән бәйле рәвештә билгеләнә.

Мондый механизм 2023 елда ук кабул ителгән, ул җинаять кылган гражданнарга РФ Кораллы көчләре белән контракт төзергә һәм тиешле гарантияләр алырга мөмкинлек биргән, әмма вакытлыча характерда булган.

 

Контракт төзелгән очракта җинаятьтә шикләнелүчеләрнең эшләре туктатылачак, ә инде хөкем ителгәннәрнең җәзасы шартлы срокка үзгәртеләчәк. Мондый кешеләрнең тәртибен хәрби частьләр командованиесе контрольдә тотачак, ә хәрби хезмәт башланганнан соң тагын бер җинаять эшләгәндә кешегә элек чыгарылган хөкем карарларын исәпкә алып җәза билгеләнәчәк.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/maxsus-xarbi-operaciiada-katnasucylarga-kagylysly-iana-kanun

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев