Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

«Өйдән үз аяклары белән чыгып киттеләр, үз аяклары белән кайтып керсеннәр»

Үз улларының гына түгел, барлык ил улларының да исән-имин кайтуларын тели

Озатып вокзаллар каршында
Маңгайдан үптеләр аналар...

Бу җырны яшь буын әле дә җырлый. — Балалар керделәр утларга, балалар сүз бирде тупларга...

— Балтач бистәсендә гомер кичерүче Мәгъфирә ханым Әсәдуллинаның да өч игезәк улының икесе мобилизация буенча Ватан сагына алынды. Илнар инде әллә ничә утка керде, яраланды, савыга алмыйча, госпитальдә дәвалана. Ленары махсус хәрби операциянең шулай ук кайнар нокталарының берсендә, кыска гына хәбәрләр җибәрә: «Без исән, барысы да әйбәт, үзеңне сакла, әни».

Сакла дип кенә саклап булса икән ул, йөрәк, кан басымы белән җәфалана ана. Иртән уянып күзен ачуга, телефонын кулына ала, улларыннан хәбәр булса куана, булмаса көенә, догалар кыла, Аллаһка ялвара, дөньялар тынычлануын, улларының, үз улларының гына түгел, барлык ил улларының да исән-имин кайтуларын тели.

Мәгъфирә апада күпме аналар язмышы чагылыш таба, күзләрендәге моңсулыктан сагыну-сагыш, билгесезлек саркый, игезәкләренең фотоларын кочкан килеш ул барлык әниләргә дә сабырлык тели. Ана йөрәге Бөек ул, әниләр кылган догалар кабул булып, дөньялар тынычлануын һәркем көтә. Тик менә үлгәннәр генә кире кайта алмый, алар өчен үзәк өзелә, батырларны искә алуыбыз рухларын шат кылсын.

... Мәгъфирә апаның өч игезәгенең берсе — Динары Казанда яши, ике ел элек әнисенә попугайлар алып кайткан, читлекләрендә җырлап та күрсәтәләр, зурысын да алып кайтам әле, серләшергә иптәш булыр, ди икән, алып кайтма, улым, гөлләрем бар минем сөйләшергә, ди ана. Гөлләрен бик ярата, иркәли Мәгъфирә апа, сибәр суны да хәсиятләп, гөлләр янында гына тота, попугайларның да ашаулары онытылмасын өчен күз алдында гына тора. Кызы да бар әле ананың, ир туганнары кебек, әни, дип өзелеп торучы кызы да бар.

Әниләр, әниләр... Изге җанлы, изге күңелле кешеләр... Бары аларда гына баласына карата чиста күңел, кайнар йөрәк. Һәр балада да анага карата шундый күңел, шундый йөрәк булса икән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрбия операция