Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Батыр егетебезнең әнисе яза

Үзеңнән алда бала хәсрәте күрергә язмасын

Махсус хәрби операциядә улыбыз Фәнисне югалттык. Вахта белән эшли иде, кичтән кайтты да, әти-әни, мин илне сакларга китәм, ике бабай да сугышта булган, икесе дә әйләнеп кайткан, бәлки мин дә кайтырмын, диде, ни дияргә дә белмәдек, иртән ашыгып китеп тә барды.

Бик еладым, киткәч тә авыр булды, һәр көнем газап белән узды, улым һәлак булгач, әллә яшим, әллә яшәмим, менә шундый халәт кичерәм. Бик озак хәбәре булмады, хәбәрсез югалды, ул чактагы кичерешләремне берәүгә дә теләмим — билгесезлектән үләм мәллә дип торам. Эзләргә сыйныфташы, дусты, волонтер егет Фәнил Галимуллин бик булышты, әле дә хәлемне белеп тора. Фәнилгә дә бит ул киткәч кенә шалтыраткан. Балтач мәктәбенә очрашуга да барды бит әле, анда да китәргә уйлыйм дип бер сүз дә әйтмәгән.

Улымны җирләгәндә якын туганыбыз Фәрит Сабировның, күршебез Миңнефәрт Галимуллинның, күршеләрнең, туганнарның, сыйныфташларның ярдәмен күп күрдек.  Хезмәттәшем Альбина Мөхәммәтшина һич кенә дә янымнан китмәде, дусларым, хәтта бер аралашмаган кешеләр дә ярдәм иттеләр.

Үзеңнән алда бала хәсрәтләре күрергә язмасын икән ул... Улымны соңгы юлга озатырга район башлыгы Рамил Нотфуллин да килде, бергә эшләгән табибыбыз Альфир Йосыпов, шәфкать туташлары да кайгымны уртаклашты. Рәхмәт барысына да, авыр чакта ташламадылар, терәк булдылар. Авылыбыз имамы Рәфкать абыйга да олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Роза Ганиева,

Норма авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев