Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Дамир батыр истәлегенә волейбол ярышлары узды

Волейбол ярышында күрше Саба һәм Кукмара районнарыннан да командалар катнашты

Ватанны саклаучылар көнендә Алан авылында Дамир Расил улы Әхмәдиев истәлегенә волейбол ярышы булып узды. 

Дамир Әхмәдиев Алан авылы егете, 2022 елның 27 сентябрендә мобилизация буенча махсус хәрби операциягә алына. Кызганыч, батыр райондашыбызның гомере дә шунда өзелә.

Абыйсының якты истәлеге хөрмәтенә һәм аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, энесе Илдар авылларында волейбол ярышы оештыра. Дамир үзе дә спорт алдынгысы булган — хоккей, шахмат, волейбол, көрәш, чаңгы... Һәрбер ярышта ул катнашып, уңышлы чыгыш ясап килгән егет була. Бүген исә аның бу уңышларын бары тик мактау грамоталары һәм дипломнары гына саклап килә.

Чараның ачылышында батырның туганнары, гаиләсе, якыннарыннан тыш, җирле җитәкчеләр, үзе белән бергә хезмәт иткән хәрби дуслары, Әфган, Чечня сугышларында катнашкан хәрбиләр дә катнашты. Волейбол ярышында күрше Саба һәм Кукмара районнарыннан да командалар катнашты.

Катнашучылар бик көчле һәм матур уен күрсәтеп, беренче урынны Саба районы Мичән авылы командасы, икенче урынны Бөрбаш командасы, өченче урынны Кукмара районының Тырыш авылы командасы яулады, дүртенче, бишенче, алтынчы урыннарны Алан авылы командалары (Аланнан өч команда катнашкан — З. Ф.) бүлеште. 

Чараны йомгаклап, Илдар абыйсының якты истәлеген хөрмәтләп килгән һәркемгә, туганнарына, авыл халкына, сыйныфташларына, дусларына, хәрби ветераннарга олуг рәхмәтен җиткерде. Киләчәктә дә бу чара дәвамлы булып, елдан-ел үз масштабларын тагын да зурайтсын иде дигән теләген ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

1

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК эйбэт чара булган! Оештыручы, катнашучыларга бары Зур рэхмэт!