Нуриевлар гаиләсе Сөләйманны сөендергән
Безнең геройлар

Нуриевлар гаиләсе Сөләйманны сөендергән

Нуриевлар гаиләсе 2024 елның гыйнвар аенда үз теләкләре белән махсус хәрби операция зонасына китте

Уку елы дәвамында Балтач урта мәктәбендә «Солдатка хат», «Яхшылык тартмасы» акцияләре үткәрелә. Балалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар язалар. 

5 нче сыйныф укучысы Шәймөхәммәтов Сөләйманның кул эшләре Нуриевлар гаиләсе кулына эләккән. Алар бүгенгесе көндә чираттагы ялда булып, Сөләйманга кыйммәтле бүләк тапшыру өчен мәктәпкә килгәннәр.

Исегезгә төшерәбез, Илүзә — Балтач кызы, медицина көллиятен тәмамлап, балалар клиник хастаханәсендә эшли башлаган иде. Ә тормыш иптәше Инсаф 7нче шәһәр хастаханәсендә эшләүдән тыш, волонтер, «Яшь гвардия» активисты да. Нуриевлар гаиләсе 2024 елның гыйнвар аенда үз теләкләре белән махсус хәрби операция зонасына китте.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев