Тукай оныклары!.. Сезгә дәшәбез!
Бәйгеләр

Тукай оныклары!.. Сезгә дәшәбез!

Габдулла Тукайның тууына 130 ел булуга багышлап, «Хезмәт» балалар арасында «Тукай оныклары» дигән бәйге игълан итә. Бәйгегә балаларның үзләре иҗат иткән шигырьләре, хикәяләре, әкиятләре кабул ителә.

Иҗади эшләрне 1 марттан 20 апрельгә кадәр җибәрә аласыз. Әйдәгез әле, кадерле балалар, талантларыбызны ачыйк, Тукай оныклары икәнлегебезне күрсәтик! Сезнең иҗат эшләрегездән бәлки редакциябез берәр җыентык та эшләп куяр!!! Кызыклы әкиятләр, матур шигырьләр, гыйбрәтле хикәяләр көтәбез сездән!
Фото: gabdullatukay

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев