8 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Динарыбыз “Карт”та җилдерә
1-2 ноябрь көннәрендэ Казанда «Форсаж» карт клубында карт ярышлары булып узды.
-
Төзүчеләр урамы «Караокэ-батл»да көч сынашкан
Төзүчеләр микрорайонында яшәүчеләрнең кичләрен күңелле уздыруда «Факел» клубы хезмәткәрләренең өлеше бик зур. 3 ноябрь көнне алар 3 һәм 5нче номерлы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр арасында «Караокэ-батл» ярышы уздырдылар. Ярыш бик кискен төсмер алып, 3нче йортта яшәүчеләр үзләрен дус, актив итеп күрсәттеләр. Алар төрле көйләрне отып, татарча һәм русча җырларны чын күңелдән...
-
Алтын көзем - гомер язым
Алтын көзебез вак адымнары белән җиһаныбыз буйлап атлап барганда Көек китапханәсендә "Алтын көзем-гомер язым" дигән тематик-музыкаль кичә үткәрдек. Ничә яшьтә булуга карамастан, күңел һәрвакыт 18дә булсын дигән максат белән куелды бу тема. Бу бәйрәм көзне олылап каршы алу, җыеп алынган уңышның муллыгын барлау рухын алды. Җыр-бию белән килгән тамашачыны сөендерсәк,...
-
Балтач сөт-май комбинатында иң көчле волейболчылар эшли
Күптән түгел «Балтач» спорткомплексында хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында «Сельхозтехника» җәмгыяте призына волейбол ярышлары узды.
-
“Кызлар килде авылга” комедиясе Казан сәхнәсендә куелачак
11 ноябрь көнне башкаланың Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда Халык театрларының "Идел-Йорт"- 2016 төбәкара фестиваль-конкурсының йомгаклау тантанасы була. Бу чарада район Халык театрының Раннур Әүхәдиев җитәкчелегендәге коллектив Наил Гәетбаев әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Кызлар килде авылга" музыкаль комедиясе белән катнаша.
-
Балтачның волейбол командасы республикада беренче урында!!!
3-5 ноябрь көннәрендә Мамадыш шәһәрендә республика күләмендә муниципаль хезмәткәрләрнең V спартакиадасы кысаларында, волейбол яршлары булып үтте. Ике көн барган ярышларда 18 команда арасында безнең Балтач районы командасы үз югарылыгын саклап калып, беренче призлы урынны яулап кайтты. Хезмәткәрләребезне бу зур җиңүләре белән ихластан тәбриклибез!!! Афәрин!!! Команда составында уйнадылар: Наил Сабирҗанов -...
-
Балтачта сугыш чоры ятимнәрен кайгырталар
Әтиләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган яки хәбәрсез югалган сугыш чоры балалары хөрмәтенә илебез күләмендә "Ветеранны ветеранча кайгырту" дип исемләнгән акция стар алды. Шул уңайдан районыбыз җирлегендә авыр хәлле тормышта яшәүче, мохтаҗ, 10 сугыш чорының ятим баласына, ягъни ветераннарга солдат хатлары кебек өчпочмаклы хатлар һәм азык-төлек тутырылган күчтәнәч пакетлар тапшырылды....
-
Кар көртләреннән саклан...
Башта ябалак-ябалак кар яуды, хәзер исә яңгыры коя... Яңгыр шултиклем эре бөртектәй бәреп ява, түбәләрдәге карт көртләре бер-бер артлы шуып төшә. Бина эчендә булсаң, тавышына өркеп куясың. Кеше өсләренә төшә күрмәсен, Аллам сакласын. Шуңа күрә, урамда йорт, бина яннарыннан үткәндә өскә күз ташлап алсак начар булмас. Анда әле кар көрте...
-
Сугыш ветераны Анатолий Кузьмич Медведевка 90 яшь тулды
3 ноябрь көнне Кече Лызи авылында гомер итүче, Бөек Ватан сугышы ветераны Анатолий Кузьмич Медведевның олуг юбилее - 90 яшь тулды.
-
Имам артыннан ничек укырга?
Намазга имам артыннан баскач, янда торган кайбер кеше эчтән имам артыннан кабатлап бара. Ә безгә җәмәгать белән укыганда фарыз намазларында бары имам гына укый, дип өйрәттеләр. Кайсыбыз дөрес?
-
Тәрбия темасына. “Баламны тәрәзәдән ыргытам!..”
Бала тәрбиясе - мәңгелек тема. Баланы ничек итеп тәрбияләргә соң? Хәзер ата-аналарның күбесе "дөнья куа": баласын кешедән ким-хур булмаслык итеп киендерергә,тәмле ашатырга, сораган әйберне алып бирергә тырыша,күбрәк матди ягын кайгырта. Шул сәбәпле, аларның бала тәрбияләргә вакытлары калмый диярлек. шул булыр , ди халык мәкале. Ата-ананын шәхси үрнәге тәрбиянең нигезен тәшкил...
-
Тимирязев исемендәге хуҗалык призына җиңүче командалар (фоторепортаж)
Тимирязев исемендәге хуҗалык призына җиңүче командалар 1 урын - "Труд" җәмгыяте 2 урын - Тимирязев исемендәге 3 урын - "Яңа тормыш" җәмгыяте
-
Балтачта бөкеләр хасил булды
Инде ничә көннәр акрын гына туктаусыз яуган кар урамнарда "бөке" хасил булуга китерде.
-
Балтачта яшәүче кадерле әтиебез, сөекле бабабыз НАИЛ ШӘМГУН улы САФИНны 8 ноябрьдә булачак 55 яшьлек юбилее
Балтачта яшәүче кадерле әтиебез, сөекле бабабыз НАИЛ ШӘМГУН улы САФИНны 8 ноябрьдә булачак 55 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
-
“Хезмәт”кә язылдыгызмы әле?
2017 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу бара. Шул исәптән безнең "Хезмәт" газетасына да.