31 март 2016 яңалыклары
-
“Сөенеч” балалары концертка дәшә
2 апрель көнне район мәдәният үзәгендә бистәнең 5нче номерлы "Сөенеч" балалар бакчасы коллективының иҗат концерты була.
-
Казан үзәгендә бер ханым 14нче каттан сикергән һәм ...
Бүген - 31 март көнне иртәнге сәгатьләрдә Казанның үзәгендә Татарстан урамындагы 9нчы номерлы күп фатирлы йортта котычкыч фаҗига булган.
-
Хафага салган ризыклар менюда булмаячак
1 апрельдән районның кайбер балалар бакчалары бердәм меню буенча туклана башлый дигән яңалык әти-әниләрне борчуга салды. Балаларыбызны ярымфабрикат ризык белән тукландырырга без каршы диючеләр дә булды. Сорауларга төгәл җавап алу өчен 30 март көнне балалар бакчасы мөдирләре, шәфкать туташлары, әти-әниләр Казанга "Азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты" на махсус укуларга барып...
-
2016 ел – онкологик авыруларга каршы көрәш елы
Начар авыру, рак, өч хәрефле авыру без аны төрлечә атап йөртәбез. Шулай да аның бөтен авырлыгын үзең очрашсаң гына аңлыйсың. Химиятерапия ярдәмендә савыгучылар булса да, уйламаганда, кыска гына вакыт эчендә бакыйлыкка күчүчеләр саны да көн-көн арта. Безнең районда онкологик авыруларның күпме булуы, кайсы төренең күбрәк таралуы турында район үзәк хастаханәсенең...
-
Үзара салым – 2015. Кайда, күпме, нәрсәгә? (дәвамы)
Нөнәгәр җирлеге. (дөресләп бирәбез) Гражданнардан 215 меӊ 200 сум акча тупланган, Шуӊа карап Казаннан 4кә тапкырлап килгән акча суммасы 860 меӊ 800 сум , барлыгы 1 млн. 76 меӊ сум булган. Барлык акча Ком. Завод, Нөнәгәр, Чутай авылларындагы юл ремонтына тотылган, аны «Агрохимсервис» ширкәте (җитәкчесе Наил Гыйлаҗев) башкарган.
-
Балтачта яшәүче ФӘЙРҮЗӘ НӘБИУЛЛИНАга 55 яшь
Балтачта яшәүче апабыз ФӘЙРҮЗӘ САБИР кызы НӘБИУЛЛИНАга 1 апрельдә 55 яшь тула.
-
Балалар арасында рәсем бәйгесе игълан ителде
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы балалар арасында республика рәсем бәйгесе игълан итте. Ул 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алу кампаниясенә багышлана.
-
Таузар авылында яшәүче әниебез НӘСИМӘ УСМАНОВАга 60 яшь
Таузар авылында яшәүче кадерле әниебез НӘСИМӘ ГАБДУЛЛА кызы УСМАНОВАга 1 апрельдә 60 яшь тула.
-
«Факел»да көлке бәйрәме
Бергәләшеп көләргә, күңелле уеннарда катнашырга, мәзәкләр тыңларга телисез икән, бүген - 1 апрель көнне бистәнең "Факел" балалар һәм яшүсмерләр клубына "Көлә белүчеләрнең гомере озын була" дип исемләнгән кичәгә рәхим итегез.
-
89 яшьлек легендар шәхес – Гарифҗан Галиев!
89 яшьлек легендар шәхес! Чепья авылында урнашкан "Халыклар дуслыгы" музее директоры Гарифҗан Галиевич Галиевның 29 мартта туган көне булып узды.
-
Тот төлкене, укол ясыйбыз!
Быелның апрель аенда кыргый җәнлекләргә (аеруча төлкеләргә) котыру авыруына каршы прививкалар үткәрү планлаштырыла.
-
Балтачта ГТОны алтын билгегә тапшыручылар бар
Республикада укучылар ел дәверендә ГТО нормаларын тапшырып бардылар. Ә моның нәтиҗәсен күрү тагын да куанычлы бер вакыйга булды.