Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Оекбаш белән күмегез»

Бер ир үләр алдыннан балаларын чакырып китерә дә: «Балаларым, мин сезгә ике конверт калдырам, мин үлгәч, берсен укыгыз, аннан авыл имамына барыгыз, аннан кайткач, икенчесен укырсыз», – ди.

Әтиләре үлгәч, балалары беренче конвертны ачып укысалар, анда: «Гомерем буе аягым туңып интектем, аягыма оекбаш кидереп күмегез», – дип язылган була. Балалары, хәзрәткә барып, васыятьне күрсәтәләр. Хәзрәт: «Шәригатькә каршы васыять үтәлми, кәфеннән артык бер нәрсә дә рөхсәт ителми. Әгәр сүземә каршы төшсәгез, җеназа укымыйм», – ди. Балалары бик кайгырышып өйләренә кайталар һәм икенче конвертны ачалар. Анда: «Балаларым, күрдегезме, күпме байлык җыйдым, әмма үзем белән бер пар оекбаш та алып китә алмыйм», – дип язылган була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев