Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Җомга намазына барабызмы, ничек укыйбыз

Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, ислам хокукының төп принципларына таянып, Шура әгъзалары тарафыннан түбәндәге вакытлыча тәкъдимнәр кабул ителде

Җомга намазына барабыз, әмма ул кыскартылып укылачак. Иммунитеты көчсезләнгән, сәламәтлеге какшаудан курыккан дин кардәшләргә җомга намазларына бару киңәш ителми, шул рәвешчә җәмәгать намазларыннан тыелып торуны гөнаһ кылу дип санамаска, дигән тәкъдим кабул ителде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышы Татарстанның мөселман дини оешмаларында корорнавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан карарлар кабул итте. Аерым алганда җәмәгать намазларыннан һәм кул биреп күрешүдән тыелып торган киңәш ителә.

Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, ислам хокукының төп принципларына таянып, Шура әгъзалары тарафыннан түбәндәге вакытлыча тәкъдимнәр кабул ителде:

Намазга чакыруны (азан) гадәттәгечә үтәргә, намаз башлану турында игъланны (камәт) азаннан соң ук әйтергә, җәмәгать белән намаз укуны бары мәчет хезмәткәрләре (имам, мөәзин, кизү торучы зат) катнашында башкарырга.

Мәхәллә кешеләре өчен мәчетләрдә һәм намаз бүлмәләрендә индивидуаль рәвештә (җәмәгать белән түгел) биш вакыт намаз уку мөмкинлеген оештырырга.

Җомга намазын башкарганда фарыз гамәлләр белән чикләнү: җомганың мәҗбүри гарәп телле хөтбәсен озакка сузмыйча (3-5 минут) һәм ике рәкәгать намаз укырга.

Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам намаз