Сәхәр тәмам дияргә ун минут кала сәхәрне ниятләдек ди. Әмма көндәлек эчә торган даруың онытылган яки су эчәсең килсә, эчәргә ярыймы?
Бу сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:
-Ураза сәхәр тәмам дигән вакыттан башлана. Шуңа күрә сез әйткән вакыт эчендә су һәм дару эчәргә ярый.
Нет комментариев