Балтачта хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе уза (фото)
Дин һәм тормыш

Балтачта хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе уза (фото)

Ифтар мәҗлесе вәгазь белән башланды.

Әлеге сәгатьләрдә Балтач үзәк мәчетендә хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе уза.

Бирегә махсус хәрби операциядә уллары, якыннары катнашучыларның әниләре, тормыш иптәшләре, дәү әниләре, авыллардагы абыстайлар, әхлак укытучылары, "Ак калфак" әгъзалары, иҗтимагый тормышта актив катнашучы хатын-кызларыбыз чакырулы.

Ифтар мәҗлесе Рамил хәзрәтнең үтемле вәгазе белән башланып, мул табыннар артында дәвам итте.


Нет комментариев