Бик кирәкле һәм мәгънәле дога
Дин һәм тормыш

Бик кирәкле һәм мәгънәле дога

Көн саен Аллаһының рәхмәте белән уянабыз, киенеп, ашап, эшкә ашыгабыз. Тормышыбызны мул итәргә тырышып яшибез. Яшәгән йортыбыз киң, ризыгыбызның мул булсын өчен нинди дога кылырга кирәк?

«Ләкин еш кына шөкер итәргә онытабыз. Алай гына да түгел, ризасызлык белдерәбез: җитәрлек дәрәҗәдә сәламәт, бай, матур түгелбез дибез.

Мал-мөлкәт булсын өчен, тырышлык куярга кирәк. Һичшиксез, тормыш юлы җиңел сәфәрләрдән түгел, монда сикәлтәсе дә була. Яшәгән йортның киң, ризыгыбызның мул булуны теләсәк, шушы доганы кылырга кирәк:

«Аллаһүммә-гъфирлий зәнбий үә үәссиг лий фий дәәрий үә бәәриклий фий ризкый» (Тәрҗемәсе "Йә, Аллаһым, кичер мине, киң вә шатлыклы кыл яшәгән йортымны һәм миңа насыйп булган тормышымны бәрәкәтле ит!")«- дип яза «Татар хәзрәтләре».

Чыганак

Автор:Фануз Хабибуллин

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дин

Нет комментариев