Гошер сәдакасы бирү Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.
21 сентябрь – Татарстанда Гошер көне – Татарстан Диния нәзарәте шул хакта телеграм-каналында хәбәр итте.
Гошер – ул сәдаканың махсус төре, мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның аерым бер өлешен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.
Гошер сәдакасын кемнәр кемнәргә бирергә тиеш? Болар – мескеннәр, фәкыйрьләр, юлда акчасыз калган, кайтырга мөмкинлеге булмаган мосафирлар, бурычка баткан кешеләр.
Гошер сәдакасы бирү Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Гошер җыйнауда райондашлар елның-елында зур өлеш кертә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев