Ифтар мәҗлесендә район башлыгы да катнашты.
Кариле мәчетендә чираттагы ифтар уздырылды. Ул Украинада һәлак булган райондашларыбыз рухларына багышлап уздырылды.
Миннебаевлар гаиләсе оештырган бу мәҗлестә вәгазь белән Җәлил хәзрәт чыгыш ясады. Соңыннан һәлак булган һәрбер райондашыбызның исемнәрен искә алып, алар рухына дога кылынды. Ифтар мәҗлесендә район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев