Мәрхүмгә тыныч йокла дияргә кирәкми...
Дин һәм тормыш

Мәрхүмгә тыныч йокла дияргә кирәкми...

Мәрхүмне озатканда бик еш кына тыныч йокла дип озаталар. Бу дөрес теләкме?

Рамил хәзрәт Бикбаев аңлатмалары

– Кеше гүргә иңдерелгәннән соң аның халәте, чыннан да, йокы халәте кебек була, чөнки тәне туфракка әйләнә. Ә рәхәтлек яки газапны аның җаны кичерә. Безнең телебезгә динсез заманнардан тыныч йокла дигән гыйбарә кереп калган. Мәрхүмгә тыныч йокла дип түгел, ә Аллаһының рәхмәтендә бул, Аллаһы Тәгалә синең хаталарынңны кичерсен, каберләреңне нурлы кылсын дип әйтү хәерлерәк һәм ул инде дога булып бара.


Нет комментариев