Мөхтәрәм җәмәгать! Сезгә мәчетләр ачылу турындагы куанычлы хәбәр ирештерергә ашыгам! Иртәгән алар сезне җомга намазларына кабул итәргә әзер булачак, әмма берничә шарт белән.
Нәзарәтнең Голамәләр шурасы түбәндәге карарлар кабул итте:
1. 5-нче июньнән Татарстанда мәхәлләләр үз эшчәнлекләрен яңадан башлап җибәрерә;
2. Сәламәтлегенә зыян килүдән курыккан, шулай ук 65 яшьтән олы булган дин кардәшләргә мәчет һәм җомга намазларына килүдән тыелып торырга һәм укылмый калган җомга намазы урынына өйлә намазын укырга тәкъдим ителә;
3. Мәчеткә бары тик битлек һәм перчатка кигән, шәхси намазлык белән килгән кешеләр генә кертелә;
4. Җәмәгать намазларын бары тик социаль дистанцияне саклау шарты белән укыла - кешеләр арасында 1,5 метр аралык калырга, 4 кв.метрда бер генә кеше булырга мөмкин. Мәсәлән, дистанцияне билгеләү өчен дин кардәшләр кулларны як-якка сузып бер рәткә тезелеп, алларыннан һәм артларыннан бер буш рәт калдырып баса ала;
5. Гыйбадәт бүлмәләре 400 кв.м.-дан күбрәк мәйданга ия булган мәчетләргә берьюлы 100-дән артык кеше кертмәскә, мәчеттә буш урын калмаган очракта, намазны мәчет яны территориясендә башкарырга;
6. Күп халык катнашындагы мәҗлесләр, никах һәм исем кушу йолаларын үткәрү буенча чикләүләр дәвам итә.
Бу турыда Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграм аккаунтында хәбәр итә.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев