Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев районыбызга эшлекле сәфәре вакытында Норма мәчетендә булды.
Васыйл Шәхразиев Норма мәчетендә булып, аның эшчәнлеге белән танышты. Норма мәчете имамы Алмаз хәзрәт соңгы елларда башкарган эшләр хакында сөйләде. Мәдрәсәнең яңа бинасын төзү, уку кабинетлары булдыру, җиһазлау, мәчет манарасын яңартуда халык ярдәменең зур булуын әйтте.
Премьер-министр урынбасарын Җәлил хәзрәт, район башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде.
Нет комментариев