Гошер сәдакасы үзең үстергән үгез, сарык, кош-корт итеннән, сөттән-майдан да бирелергә тиешме?
Әлеге сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:
–Гошер сәдакасы ул – яңгыр һәм елга суы белән үскән ашлыклар, яшелчә, җиләк-җимешләр һәм балдан чыгарыла торган зәкәт. Гошер – гарәпчәдән “уннан бере” дип тәрҗемә ителә. Яңгыр явып, кояш җылысы белән үскән әлеге ярмалар, үсемлекләрнең уннан бере мохтаҗларга, фәкыйрьләргә, мохтаҗ булган урыннарга сәдака итеп бирелә.
Нет комментариев