Сездән – сорау, бездән – җавап: "Корбан итенең сөякләрен нишләтергә?"
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап: "Корбан итенең сөякләрен нишләтергә?"

“Корбан итенең сөякләрен этләргә, мәчеләргә ашатырга ярыймы? Хатын-кызга корбан чалган җирдә торырга ярыймы?”

“Корбан итенең сөякләрен этләргә, мәчеләргә ашатырга ярыймы? Хатын-кызга корбан чалган җирдә торырга ярыймы?”

Сәвия Н.

Рамил хәзрәт Бикбаев бавап бирә:
–Корбан итенең сөяген, итен, калдыкларын эткә, мәчегә бирергә ярый, әмма шунысы да бар: корбаннан калган калдыклар теләсә кайда аунап йөрергә тиеш түгел. Иң киңәш ителгәне: әлеге калдыкларны күмеп куярга кирәк. Корбанны кешенең үзе чалуы хәерле, башка кешегә эшләтергә дә мөмкин. Хатын-кызга корбан чалган урында торырга рөхсәт ителә. Укыйк һәм уйланыйк.

Фото: pixabay.com/ru

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


корбан чалу

Нет комментариев