1 июнь көнне Шода авылы мәчетендә балалар өчен җәйге ял чарасы башлады.
Мәчеткә 20ләп бала жыелган. Алар тәрбияче апалары белән мәчет әдәпләре белән танышалар. Кызыклы квест-уеннар ярдәмендә үзара танышып, дин нигезләре серләренә төшенәләр.
Балалар мәчеткә бик теләп киләләр. Иртәнге чәй эчкәннән соң, балалар дәресләргә бүленә. Тырышып гыйлем алалар, ә аннан аларны саф һавада кызыклы уеннар көтә. Фәйрүзә апаның тәмле төшке ашын балалар көтеп алалар. Төшке аш ашап, өйлә намазы белән көнебез тәмамлана, дип хәбәр итәләр Шода авылы мәчетеннән.
Нет комментариев