Татарстан мөфтие «Корбан» сүзенең мәгънәсен аңлатты
Дин һәм тормыш

Татарстан мөфтие «Корбан» сүзенең мәгънәсен аңлатты

Исламда дин термины билгеле бер вакытта терлекне Аллаһы Тәгаләгә табыну нияте белән корбан итү дигәнне аңлата.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). «Корбан» дини терминының әһәмияте турында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең телеграм-каналында язган.

«Корбан» сүзе «якынаерга», «якынрак булырга» дигәнне аңлата. Исламда Корбан — милек белән кылына торган табыну төрләренең берсе. Бу Аллаһы Тәгаләгә игелек кылу билгесе», — дип билгеләп үтә Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мәҗбүри корбан чалу һиҗри календаре буенча икенче ел була, һәм шуннан бирле корбан итенең бер өлеше Корбан кылган гаилә тарафыннан кулланыла, ә бер өлеше — таратыла.

«Корбан терлегенең ите, беренче чиратта, ярлы, аз керемле кешеләргә бүлү өчен каралган. Шуңа күрә исламда корбан чалу кешелеклелекнең һәм юмартлыкның чын чагылышы булып тора», — дигән Татарстан мөфтие.

 

Фото: Михаил Захаров

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


ислам корбан чалу корбан

Нет комментариев