Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәш

6 ризык баш авыртуын баса!

Сез аларны беләсезме?

Баш авыртуның сәбәпле төрле булырга мөмкин. Авыртулар даими кабатланса, табибка мөрәҗәгать итү мотлак. Кайвакыт сәламәт кешенең дә башы авыртырга мөмкин. Гадәттә, авыртуны басар өчен без дару кабып куярга ашыгабыз. Табиб кушуы буенча дарулар белән артык мавыгу дөрес түгел. Кайбер очракта дөрес ризык ашап куеп та хәлне җиңеләйтергә була икән. Сез дә шулай эшләп карагыз!

Организмга су җитмәү — баш авыртуның бер сәбәбе. Шуңа лимон телеме салынган бер стакан чиста су ярдәм итәргә мөмкин. Табиблар көн саен 6 стакан су эчәргә куша.

Табиблар әйтүенчә, магний кан тамырларын йомшартып, организмны баш авыртуыннан саклый ала. Тарттырылмаган ашлык продуктларында җитәрлек күләмдә магний бар. Бу минерал чикләвекләрдә бик күп.

Каһвә һәм чәй дә ярдәм итә ала, аеруча баш авырту кан басымының үзгәрүе белән бәйле булса. Кофеин авыртуны басучы күп даруларда да бар. Ләкин чаманы белү мөһим.

Имбир ялкынсынуга каршы һәм антигистамин үзлекләре ярдәмендә баш авыртуны баса ала. Аны кушып чәй пешерергә, маринадланган имбир ашап куярга була.

Безнең яраткан бәрәңгебездә калий күп, шуңа ул баш авыртудан ярдәм итә. Аеруча аны мичтә әзерләсәгез яхшы. Ул натрий-калий балансын тергезә һәм организмны сусызланудан саклый.

Майлы балык турында да онытмагыз. Ашау арасында зур тәнәфес булса, кайбер кешеләрнең башы авырта башлый. Майлы балыктагы файдалы кислоталар мондый «ачлык авыртынуларын» булдырмый.

Автор: Ләйсән Якупова

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ризык